Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Бала күзлегеннән Ана образы” дигән рәсем конкурсы

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

   2019 елның 19 нчы  ноябрендә " Мәрхәмәтлек» бүлегендә тәрбияче Тимергалиева Л.Х. «Бала күзлегеннән Ана образы» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.

   Максат:

- әнигә мәхәббәт хисен сәнгать (рәсем, әдәбият) әсәрләре аша тәрбияләргә.

  Бурыч:

- балаларда образлы кабул итү, матурлыкка омтылу хисен  рәсем аша таныштыру;

- балаларны картинаны игътибар белән карарга, аның турында, рәссамның ниятен аңлап, сөйләргә өйрәтү;

- балаларны «Әниләр көне»дип аталган  бәйрәм белән таныштыру.

   Ел саен ноябрь ахырында «Әниләр көне» бәйрәме уза. Әни - җирдә иң гүзәл сүз. Бу - кеше әйткән беренче сүз, һәм ул дөньяның барлык телләрендә дә бертөрле назлы яңгырый. Балалар тәрбияченең хикәясен игътибар белән тыңладылар. Бәйрәмгә чыгарылган рәсемнәрне карадылар.

   Барлык балаларга да бүгенге шөгыль бик ошады, һәм алар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International