«Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит» акциясе

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 19 ноябрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, «Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында, балигъ булмаган балалар белән шәһәр үзәк хастаханәсе наркологы Гәрәйшин Ринат һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгеч Әгъзәмова Энҗе белән очрашу  узды .

     Ышанычлы әңгәмә барышында балаларга наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның зыяны турында сөйләделәр. Табиб-нарколог Гәрәйшин Ринат наркотиклар, тәмәке һәм хәмернең кеше организмына нинди зыян китерүен җентекләп аңлатты. Аларның нерв һәм иммун системаларына, йөрәккә, бавырга, үпкәләргә зыян салуы турында сөйләде.

     Балигъ булмаганнар эшләре буенча белгеч Әгъзәмова Энҗе наркотик матдәләр тарату һәм куллану нәтиҗәсендә килеп туган җинаять һәм административ җаваплылык мәсьәләсенә җентекләп тукталды.

     Балалар мәгълүматка җитди карадылар һәм законга каршы берни дә эшләмәсләр дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International