Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы социаль хезмәт алучыларга «Мультфильмнарда хокук бозулар» исемле мультфильм күрсәтте

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 нчы елның 18 нче ноябрендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова тарафыннан «Мультфильмнарда хокук бозулар» мультфильмы күрсәтелде.    

      Бу чара социаль хезмәт алучыларны хокукый мәдәнияткә җәлеп итүгә, социаль хезмәт аалучылар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән иде.

     Чараның төп бурычлары булып хокукый культура формалаштыру, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, социаль хезмәт алучыларда хокукый белемнәрне ныгыту торды.

     Чарада 5  балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.

    Чара барышында балигъ булмаганнар мультфильмны зур кызыксыну белән карадылар. Ахырда балалар социаль педагогның сорауларына җавап бирделәр һәм аңа  кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International