Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 19 ноябрьдә үзәк педагоглары яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә «Доктор Айболит» курчак спектаклен тәкъдим иттеләр, анда 37 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты.
Без барыбыз да беләбез, балага мәдәни-гигиена күнекмәләре өйрәтү мөһим. Тик бу хакта тәрбиячеләр яки ата-аналар сөйләү - бер эш, ә янына авыру урман җәнлекләре килгән Доктор Айболит белән төлке-шәфкать туташы искә төшерсә, бөтенләй башкача кабул ителә.
Балалар эче авырткан аюны, теш чистартырга яратмаган Хрюшаны, тамагы авытркан куянны һәм башкаларны күрделәр. Табиб бөтен җәнлекләргә дә дәвалау билгели һәм алга таба спорт белән шөгыльләнергә һәм чыныгырга киңәш итә.
Балалар залда тамаша караганда, Доктор Айболит һәм Төлке белән килештеләр, актив катнаштылар. Җәнлекләргә иртәнге гимнастика комплексын күрсәттеләр, аларга сәламәт булырга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне дә аңлаттылар. Әлеге чара бик кызыклы, мавыктыргыч булды һәм балаларга бик ошады.