«Ориент» эзтабарлар отряды «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләрдә кунакта

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Аксубай районының  «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ориент» эзтабарлар отряды чакырылган иде. Чернышева А.С. җитәкчелегендәге отряд әгъзалары очрашу уздырдылар, анда балаларга эзтабарлар отряды эшчәнлеге, экспедицияләр, эзләнү чаралары турында сөйләделәр. Экспедицияләрдә табылган сугыш еллары экспонатлары күргәзмәсе оештырылды. Приютта тәрбияләнүчеләргә очрашу бик ошады, зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, аларның отрядына ничек керергә мөмкин икәнлеге турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International