Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр эшче һөнәрләр елы кысаларында “Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә” булып кайттылар. Балалар тракторчы, авыл хуҗалыгы производствосы машинисты, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгече, пешекче-кондитер, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгече һөнәрләре белән таныштылар.
Педагог Нуриева А.Х. җитәкчелегендә өстәлне сервировкалау, салфеткалар төрү буенча мастер-класслар оештырылды. Укытучы Заидеев Р. Х. юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды. Технолог Гарифуллина Л.И. һәм студент Әлфис җәмәгать туклануы технологиясе буенча мастер - класс үткәрделәр. Балалар үз куллары белән белен пешерделәр, авыз иткәч бик канәгать калдылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән даими таныштыру аларга киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итә, балаларда хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт кебек сыйфатларны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.