ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

03.12.2019, сишәмбе.

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Мин үзем генә түгел бу дөньяда” дигән исем астында инвалидлар көненә багышланган видиороликлар карау оештырылды. Бу видеороликлар җәмгыятнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәме, карашы турында. Интернат – йортта яшәүчеләр  бу роликлар аша мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлекләре бик яхшы булмаса да тормышта югалып калмаган, югары үрләр яулаган (сукыр музыкантлар, рәссамнәр, танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре) кешеләр турында белделәр. Алар төшенкелеккә бирелмәскә, көчле рухлы булырга чакырдылар.

Ел саен «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар уздыралар.

    2019 елның 1 декабрендә Биктәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапшина Ольга Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, җавалылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте ферма мөдире Геннадий Иванов, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

  Ольга Васильевна озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул малае белән  яши, биш  бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, унике оныкчыгы бар. 

   

3 декабрьдә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Зәңгәр кош» педагоглары столярлык эше буенча мастер-класс үткәрделәр.

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә психолог Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» дип исемләнгән дәрес үткәрде.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның  2 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар “Иллюзион” кинотеатрында булдылар.

2 нче декабрь конне, «Инвалидлар ункөнлеге» кысаларында, Югары Утар балалар йорты-интернатында, шахмат һәм шашка уеннары уткәрелде. Чараны тәрбияче Йолдыз Зиннурова оештырды.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда үстерүче уеннар

Инвалидлар декадасы кысаларында 02 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәге тәрбиячеләре Гилязетдинова Г.Р., Полуэктова Л.В., музыка җитәкчесе Мусина Н.Н. «Игелек утравына сәяхәт» дигән музыкаль-танып-белү программасын  үткәрелделәр.  Анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.

Шаян диңгезче балалар белән корабка утырып, сәяхәткә китте. Аларның юлында каршылыклар күп очрады. Балалар штормга эләктеләр, котырган диңгездән качтылар, шулай ук «аркан тартышу» да көч сынаштылар, «Диңгез дулкынлана» да уйнадылар, «Балык тоту»да балык тотарга өйрәнделәр. «Игелекле җырлар»ярымутравында җырлар җырладылар.  "Урындыклар» уенында җитезлектә һәм игътибарлылыкта ярыштылар. Барлык укучылар да сынауны уңышлы үттеләр. Шаян моряк   үзенең татлы хәзинәләре белән балалар белән уртаклашты.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «ачык дөнья» клубы эшчәнлеге кысаларында сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән «Иҗади остаханә: кышкы уеннар» дигән темага чираттагы төркемле дәрес узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International