ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

 “Минем һөнәрем” һөнәри юнәлеш бирү акциясенә йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы социаль приютларында тәрбияләнүчеләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Яшел Үзән муниципаль районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белечләре “Серго” исемендәге завод җитештерү берләшмәсенә экскурсия оештырдылар.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балалар, социаль хезмәт алучылар белән «Минем сәламәтлегем - минем кулларда!».

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.

Бүген социаль хезмәт алучылар өчен медицина дезинфекторы Әһлиева Сиринә «Өлкәннәр гигиенасы " темасына лекция үткәрде

02.12.2019ел,  дүшәмбе.

 Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрелә.2 декабрь көнне Теләнче Тамак авылы һәм Круглое поле мәдәният йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләрне котладылар. Алар өчен директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Г.С.Салимованың котлау сүзләре, матур шигырьләр һәм кунакларның концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде.Социаль хезмәт алучылар артистларга кушылып үзләре дә җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.

30 ноябрь көнне «Гнездышко» приютында туган көн кичәсе узды. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, балалар коллективының бердәмлеген тәрбияләү.

       Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ядәм күрсәтү бүлеге психологлары Һәм Раифа махсус укыту-тәрбия ябык типтагы учреждениясенең  психологик хезмәте белән берлектә  8 сыйныф укучылары белән кабат хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән инновацион уен алымнары “Мозартика” кулланып профиактик торкемле чара уздырдылар.

Яңа Чишмә муниципаль районында юбилярны котлау.

2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү нигезе буларак нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага коллегия утырышы узды.  Коллегиядә ведомствалар балигъ булмаган балалар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, эшләнеп бетмәгән юнәлешләрне билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International