3 декабрьдә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Зәңгәр кош» педагоглары столярлык эше буенча мастер-класс үткәрделәр. Очрашуның максаты - столяр һөнәре белән таныштыру һәм пропагандалау, тәҗрибә уртаклашу, эшче һөнәрләренә карата кызыксыну тәрбияләү.
Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык техникасын үтәү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Мастер-класс барышында балалар кунаклар ярдәмендә агач эшенең башлангыч күнекмәләрен алдылар. Барысы да тырышып эшләделәр!