Инвалидлар декадасы кысаларында 02 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Гилязетдинова Г.Р., Полуэктова Л.В., музыка җитәкчесе Мусина Н.Н. «Игелек утравына сәяхәт» дигән музыкаль-танып-белү программасын үткәрелделәр. Анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Шаян диңгезче балалар белән корабка утырып, сәяхәткә китте. Аларның юлында каршылыклар күп очрады. Балалар штормга эләктеләр, котырган диңгездән качтылар, шулай ук «аркан тартышу» да көч сынаштылар, «Диңгез дулкынлана» да уйнадылар, «Балык тоту»да балык тотарга өйрәнделәр. «Игелекле җырлар»ярымутравында җырлар җырладылар. "Урындыклар» уенында җитезлектә һәм игътибарлылыкта ярыштылар. Барлык укучылар да сынауны уңышлы үттеләр. Шаян моряк үзенең татлы хәзинәләре белән балалар белән уртаклашты.