Өлкән яшьтәгеләргә баш мие активлыгын саклап калуга төрле физик күнегүләре ярдәм итә. Тормыш дәвамында нәкъ менә баш мие үзебезне бәхетле итеп тойсыннар өчен җавап бирә. Акылның ачыклыгын саклап калу өчен, аңа катлаулы биремнәр бирергә кирәк, өстәвенә, һәр көн саен. Атна саен психолог Нәҗметдинова Г.М. уеннар рәвешендә дәресләр үткәрә. Дәреснең максаты: төрле яссы геометрик фигураларны өйрәнү, аларның төсе буенча тәртипкә салу, иҗади һәм сөйләм сәләтләрен үстерү. Дәресләр, кеше санына бәйсез рәвештә, индивидуаль рәвештә дә, төркем формасында да үтә. Бу дәресләр бик кызыклы һәм мавыктыргыч уза.