Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Шахмат һәм шашка” уеннары

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2 нче декабрь конне, «Инвалидлар ункөнлеге» кысаларында, Югары Утар балалар йорты-интернатында, шахмат һәм шашка уеннары уткәрелде. Чараны тәрбияче Йолдыз Зиннурова оештырды.

Шахмат һәм шашка уеннары хәтерне үстерүе, фикерләүне арттыруы беркем өчен дә яңалык түгел. Боларга өстәп, әлеге өстәл уеннарының сабырлык, максатка омтылучанлык, оешканлык кебек сыйфатлар тәрбияләвен дә әйтергә кирәк.

Балалар арасында дуслыкны ныгыту, аларның көндәлек тормышын кызыклырак итү, балаларны уен серләренә өйрәтү максатыннан оештырылган чара файдалы һәм кызыклы үтте. Алдан әзерләнгән уен булмәсендә берәүләр уйнады, икенчеләре уенны күзәтте.  Уенда җиңүчеләр дә , җиңелүчеләр дә булмады – дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International