Чирмешәндә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырылды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Ел саен «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар уздыралар. Быел да социаль эш буенча белгеч Галина Микушева һәм социаль педагог Гүзәлия Сафиуллина мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Дуслар илендә» дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырдылар. Балалар төрле конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, бүләкләргә, призларга шатландылар. Кайчагында бу балаларга гади генә аралашу җитми, ә монда алар яшьтәшләре белән аралашып кына калмыйча, яңа дуслар да таптылар.

Чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International