03.12.2019, сишәмбе.
Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Мин үзем генә түгел бу дөньяда” дигән исем астында инвалидлар көненә багышланган видиороликлар карау оештырылды. Бу видеороликлар җәмгыятнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәме, карашы турында. Интернат – йортта яшәүчеләр бу роликлар аша мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлекләре бик яхшы булмаса да тормышта югалып калмаган, югары үрләр яулаган (сукыр музыкантлар, рәссамнәр, танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре) кешеләр турында белделәр. Алар төшенкелеккә бирелмәскә, көчле рухлы булырга чакырдылар.