Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасында үткәрелгән барлык чаралар да инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.
2019 елның 6 декабрендә «Нурлат ДИПИ» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең актлар залында инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм концерты булды.
Концерт башланыр алдыннан биредә яшәүчеләргә котлау сүзләре белән директор Евгений Кузьмич Савинов мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы «Балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырылган «Игелек юлы" дип аталган чара белән дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
2019 елның 8 декабрендә Әтнә муниципаль районының инвалид балалары Габдулла Тукайның туган ягы - Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кунакта булдылар. Аларга мондый мөмкинлекне ТР Дәүләт Советы депутаты Кәримов Габделхәй Йосыф улы тудырды. Программа саф һавада үткәрелгән интерактив квесттан торды. Балалар бик күп маҗаралар– борынгы әкиятләр, җиңел булмаган табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар белән очраштылар. Барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче Шүрәле, мәрхәмәтле Шайтан, шаян Убырлы Карчык, борынгы Аждаһа, көчле һәм кыю Батыр, матур Алтынчәч, Таһир һәм Зөһрә кечкенә сәяхәтчеләрне күп биремнәр белән сынадылар . Экскурсиядән соң балаларны " Кырлай» ресторанында тәмле төшке аш көтә иде. Кышкы сихри урманга сәяхәт балаларның күңелен шатлык белән тулыландырды һәм тылсымлы, матур әкияти хисләр бүләк итте.
Әти-әниләр белән очрашу.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмә балалар сәнгате мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелде, һәм анда киләсе сораулар каралды: “Инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтү”; (Сорокина Л.А.), «Ташламалы дарулар белән тәэмин итү”; ( Алукаева А.Ф.), “Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү дәресләренең эшләве”; (Роменская О.Л.), “Балалар иҗат үзәгендә инвалид-балалар өчен түгәрәкләрнең эшләве”; (Артюшина М.С.).
Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр белән ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч – эксперты Тимирясов Андрей Сергеевич белән очрашуы булып узды. Аның чыгышының темасы – «ВИЧ-йогышын профилактикалау».
Азнакай муниципаль районында чираттагы хәйрия марафоны узган, аның кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен акча җыю һәм җәмгыять тарафыннан төрле яклап ярдәм күрсәтү каралган. Чара Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның район предприятиеләре, оешмалары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мөрәҗәгатьеннән башланды, ул барлык акциядә катнашучыларга да игелек, сизгерлек күренешләренең тормышыбызда һәрвакыт урын алачагына ышаныч белдерде. Хәйрия телемарафонына җыелучылар ДЦП диагнозы белән туган балалар, аларның бүгенге тормышы турында видеосюжетлар карадылар. Сәхнәгә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр чыкты. Авыруны ачыклаган һәм кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ Ислам бабасы, туганнан бирле авыр афәт белән көрәшүче кечкенә Мәликә, тормышларының шундый авыр мизгелендә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Акция барышында хәйрия фондына кергән акчалар авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Гаиләләргә, марафонда катнашучыларга инде сәхнәдә үк матди ярдәм күрсәтелгән конвертлар тапшырылды.
Баулы интернат-йортында инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында хәйрия концерты белән Ютазы районының «Балалар иҗаты үзәге» учреждениесе укучылары һәм Урыссу интернат - мәктәбе укучылары булдылар.
Бүген социаль хезмәт алучылар өчен шәфкать туташы палатна Вәлиева Әлфия «өлкән яшьтә Пневмония»дигән темага лекция үткәрде.
Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе hәм Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары волонтерлары белән берлектә Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иттелэр . Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылган.
Сәламәтлек өчен 100 киңәш”
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре социаль хезмәт алучылар өчен “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” темасына лекция үткәрде.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер классында социаль хезмәт алучылар өчен Конституция көненә багышланган «Русия Федерациясе символикасы» дигән темага интеллектуаль уен үткәрде.