9 нчы декабрь көнне Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман урта гомум белем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары кунакта булып киттеләр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оешма эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Балалар дәвалану бүлмәләре, җиһазлар, гомүмән, оешма эшчәнлеге белән таныштылар, сенсор бүлмәдә булдылар.
Экскурсия нәтиҗәләре буенча, балалар үзләренең социаль элемтәләрен киңәйттеләр; үз яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралаштылар; әйләнә - тирә дөнья турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Мондый формадагы эш төрләре киләчәк тормышта балаларның адаптацион мөмкинлекләрен арттыраырга, һөнәр сайларга ярдәм итәләр.
2019 елның 9 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган шахмат-шашка турниры үткәрелде. Шашка һәм шахмат – бер уенда да күп шатлык һәм ләззәт тудыра торган фән дә, спорт уены да. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар уйларга һәм фикерләргә өйрәтәләр. Турнир бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Катнашучылар ярышларга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар. Бер-берсе белән ярышып, алар үзләре өчен аерым уңышларга ирештеләр. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Арт-иртәнге аш» чаралары циклыннан беренче дәрес уздырылган. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм гаиләләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләү.
2019 елның 6 декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар өчен «Айсылу»кинофильмы күрсәтелде. Россиядә һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.
9 нчы декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре шәһәрнең Җиңү Паркына экскурсиягә бардылар.
Хәйриячеләр Югары Осланда кунакта
6 декабрь көнне мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тарафыннан Шешеңәр мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды. Мәгънәле матур җырлар, дәртле биюләр, шаян шигырьләр райондашларыбызның күңеленә хуш килде. Концертны Казан артистлары да бизәде: Алмас Сафин, Рәсим Фасихов, Динә Закирова, баянчы Рүзәль Зиятдинов һәм башкалар.
.jpg)
7 декабрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әхмәтов Әкрам Галимулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы, Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы килделәр. Кунаклар юбилярны җылы котлап, нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавы белән берлектә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында, «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән инвалидлар өчен иҗадый конкурс узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында 9нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 26 баласы өчен «Инклюзив среда» яшьләр берләшмәсе волонтерлары НП «КАМАЗ – автоспорт»ка экскурсия оештырды. Балалар «КАМАЗ – мастер» командасының 1988 елда нигез салынган тарихын белделәр.
1989 елда команда «Обжектив Сюд" халыкара ралли-рейдында көмеш һәм бронза медальләр яулый. 1991 елда легендар команда «Париж – Дакар " да II һәм III урыннарны яулый.
Балалар үз күзләре белән КАМАЗ – мастер командасына узышта катнашкан өчен бүләк ителгән кубокларны, «бедуиннар»ны күрделәр, узышларда катнашкан өчен КАМАЗ-мастер командасына истәлекле бүләкләр дә тапшырылган.
Машиналар җыю цехында балалар узышларда катнашучы модельләрнең барлык үзгәрешләрен күрделәр. Балалар машиналарның гигант зурлыкларына, модельләренә сокландылар. Экскурсия ахырында «КАМАЗ» машиналары фонында гомуми фотосурәт ясадылар. Балалар һәм ата-аналар әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.