"Чын күңелдән күңелгә"

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Халыкара зәгыйфләр көне - календарьда аерым бер бит. Бу көн сәламәт кешеләрне шәфкать турында уйларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларның барысын да берләштерә.

Баулы интернат-йортында  инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында хәйрия концерты белән Ютазы районының «Балалар иҗаты үзәге» учреждениесе укучылары һәм Урыссу интернат - мәктәбе укучылары булдылар.

Яшь талантлар матур итеп җырлар һәм шигырьләр башкарды. Бигрәк тә әби-бабайларны кытай биюе һәм татар халык биюе сокландырды. Яшь талантларның музыкаль чыгышлары, һичшиксез, социаль хезмәтләр алучыларга рух күтәренкелеге һәм оптимизм бирде. Чара азагында биредә яшәүче һәркемгә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне тапшырдылар. Шатландырган өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International