“Сәламәтлек өчен 100 киңәш”
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре социаль хезмәт алучылар өчен “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” темасына лекция үткәрде. Олы яшьтәгеләр дөрес туклану, көндәлек режим һәм ял итү, уртача физик күнегүләр һәм күтәренке рух саклап калу турында белделәр.