«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар өчен «Русия Федерациясе символикасы» дигән темага интеллектуаль уен

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

     Уенның максаты: тарихи, дәүләт һәм мәдәни традицияләрне, патриотик рухны саклау һәм Paint график программасында иҗади күнекмәләрне ныгыту.

     Хезмәт буенча инструктор  социаль хезмәт алучыларга дәүләтебезнең төп символикалары: герб, флаг, гимнның ничек барлыкка килүе һәм бүгенге көндә аларның  әһәмияте турында искә төшерде.

      Чара барышында Power Point программасында ««Русия Федерациясе символикалары» дигән темага презентация күрсәтелде һәм «Русиянең данлы символлары» дигән уен үткәрелде. «Paint программасында рәсем ясау» биремен үтәгәндә катнашучылар Русия Федерациясе флагын ясадылар.

   Социаль хезмәт алучылар кызыклы чарада катнашуларына шат булдылар һәм дәүләт символларын Русия Федерациясенең һәр гражданины белергә тиеш, чөнки алар дәүләтнең үзенчәлекле билгесе булып торалар, дип билгеләп үттеләр.

     Чарада 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International