Азнакай муниципаль районында чираттагы хәйрия марафоны узган, аның кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен акча җыю һәм җәмгыять тарафыннан төрле яклап ярдәм күрсәтү каралган. Чара Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның район предприятиеләре, оешмалары, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мөрәҗәгатьеннән башланды, ул барлык акциядә катнашучыларга да игелек, сизгерлек күренешләренең тормышыбызда һәрвакыт урын алачагына ышаныч белдерде. Хәйрия телемарафонына җыелучылар ДЦП диагнозы белән туган балалар, аларның бүгенге тормышы турында видеосюжетлар карадылар. Сәхнәгә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр чыкты. Авыруны ачыклаган һәм кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ Ислам бабасы, туганнан бирле авыр афәт белән көрәшүче кечкенә Мәликә, тормышларының шундый авыр мизгелендә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Акция барышында хәйрия фондына кергән акчалар авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Гаиләләргә, марафонда катнашучыларга инде сәхнәдә үк матди ярдәм күрсәтелгән конвертлар тапшырылды.