Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе hәм Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары волонтерлары белән берлектә Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иттелэр . Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылган.
Беренче төркем инвалиды Ахмедова Рабига Вәлиулла кызы, тәрбиягә алган гаиләдә 2016 елдан бирле яши. Очрашу ахырында Рәбига Вәлиулла кызына балалар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды. Әби җавап итеп аларны татар такмаклары белән шаккатырды һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Очрашу бик җылы өй шартларында узды һәм әле бик озак истәлекләрне җылытачак.