ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч – эксперты Тимирясов А. С. белән очрашу

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр белән  ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч – эксперты Тимирясов Андрей Сергеевич белән очрашуы булып узды. Аның чыгышының темасы – «ВИЧ-йогышын профилактикалау».

            Ул хезмәткәрләргә ВИЧ-йогышын һәм СПИДны профилактикалау турында, авыру юллары һәм билгеләре турында сөйләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм үз-үзеңне тоту һәм сәламәтлеге өчен җаваплы кешеләр СПИД белән авырмыйлар, һәр яшь кеше үз сәламәтлеге һәм башкалар турында актив кайгыртуның кирәклеген аңларга тиеш, дип ассызыкланды. Әңгәмә барышында Андрей Сергеевич яшүсмерләр организмы үсешенә, үз сәламәтлегенә начар мөнәсәбәт нәтиҗәләренә кагылышлы аеруча мөһим мәсьәләләргә кагылды. Очрашу ахырында катнашучылар белгечкә сораулар бирә алдылар, аларның һәркайсына тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International