Хәйриячеләр Югары Осланда кунакта

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында һәм Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына концерт программасы белән «во благо вместе»хәйрия фонды вәкилләре килгән. Яшь артистлар күңелле җырлар белән чыгыш ясадылар, рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, ә дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Һәм, әлбәттә инде, бу көнне Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан башка булмады, алар бәйрәм ахырында интернат-йортта яшәүче һәр кешегә истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. - Мондый бәйрәмнәр тәэмин ителгәннәргә шатлык өсти, аларның ялгыз булмавын сизә. Һәрвакыттагыча, аларның бәхетле елмаюларын һәм бәйрәм азагында кунакларга әйтелгән ихлас рәхмәт сүзләрен күрү бик күңелле булды, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International