Инвалидлар декадасы кысаларында, «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән инвалидлар өчен иҗадый конкурс узды. Әлеге чараны үткәрү үзәк өчен матур традициягә әйләнде: бәйге инде җиденче ел рәттән, "Постройка +" журналы директоры Марина Гайнетдинова ярдәме белән үткәрелә. Конкурс кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр үзәкнең арт-терапия Кабинетында төрле техникалар һәм материаллар ярдәмендә үз куллары белән ясалган декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста 18 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге 50дән артык инвалид катнашты! Шунысы куанычлы, конкурс кысалары Әлмәт районы территориясе артына да чыкты: Яр Чаллы, Түбән Кама, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск.
Барлык эшләр дә лаеклы бәяләнде, һәр катнашучы диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Һәм, әлбәттә инде, ял итүчеләргә шәһәр артистлары көче белән концерт оештырылды. Бу бәйрәм барлык кешене дә уңай энергия һәм күтәренке кәеф белән рухландырды.
Чарада 95 кеше катнашты.