Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Шахмат-шашка турниры»

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

    2019 елның 9 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган шахмат-шашка турниры үткәрелде. Шашка һәм шахмат – бер уенда да күп шатлык һәм ләззәт тудыра торган фән дә, спорт уены да. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар уйларга һәм фикерләргә өйрәтәләр. Турнир бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Катнашучылар ярышларга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар. Бер-берсе белән ярышып, алар үзләре өчен аерым уңышларга ирештеләр. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International