9 нчы декабрь көнне «Гнездышко» социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре шәһәрнең Җиңү Паркына экскурсиягә бардылар. Максат: балаларны Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлләр белән таныштыру, үз Ватаныбыз Геройларына хөрмәт һәм хәтер тәрбияләү, аларга охшаш булып үсү, үз иленең патриотлары булу теләге тәрбияләү.
Паркта балалар хәрби техника белән таныштылар. Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.