«КАМАЗ-автоспорт " ка экскурсия

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

 

Инвалидлар декадасы кысаларында   9нчы  декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге 26 баласы өчен «Инклюзив среда» яшьләр берләшмәсе волонтерлары   НП «КАМАЗ – автоспорт»ка  экскурсия оештырды. Балалар «КАМАЗ – мастер» командасының 1988 елда нигез салынган тарихын белделәр.

1989 елда команда «Обжектив Сюд" халыкара ралли-рейдында көмеш һәм бронза медальләр яулый. 1991 елда легендар команда «Париж – Дакар " да II һәм III урыннарны яулый.

Балалар үз күзләре белән КАМАЗ – мастер командасына узышта катнашкан өчен бүләк ителгән кубокларны, «бедуиннар»ны күрделәр, узышларда катнашкан өчен КАМАЗ-мастер командасына истәлекле бүләкләр дә тапшырылган.

Машиналар җыю цехында балалар узышларда катнашучы модельләрнең барлык үзгәрешләрен күрделәр. Балалар машиналарның гигант  зурлыкларына, модельләренә сокландылар. Экскурсия ахырында «КАМАЗ» машиналары фонында гомуми фотосурәт ясадылар. Балалар һәм ата-аналар әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International