Инвалид балалар тәрбияләүче ата –аналар белән арт чаралар үткәрелә

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Арт-иртәнге аш» чаралары циклыннан беренче дәрес уздырылган. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм гаиләләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләү.

Беренче дәрес районда инвалидлар декадасына багышланган иде. Шулай итеп, балалар өчен бу көнне лекотекада арттерапия буенча дәресләр оештырылды, шул ук вакытта балаларның ата-аналары «Мәк»картинасын язу процессына җәлеп ителде. Үзәк белгече әниләрне киндердә акрил буяулар белән беренчел рәсем ясау күнекмәләре белән таныштырды,   алар  иҗади атмосферага чумдылар. Сынлы иҗат һәркемгә үзен тоярга һәм аңларга, үз хисләрен һәм фикерләрен иркен белдерергә ярдәм итте. Ясалган рәсемнәрне һәркем үзе белән бүләккә алдылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International