Бүгенге көндә театр бик популяр сәнгать төре булып тора. Театр һәм театр тамашалары – дөньяда иң шаккатыргыч һәм матур әйберләрнең берсе. Һәр кеше үз гомерендә театрда булырга, актерларның уенын тамаша кылырга тиеш.
Театр елы кысаларында 2019 елның 10 нчы декабрендә "Берёзка" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен
М. Җәлил исемендәге мәдәният йортына Туймазы дәүләт татар драма театрының "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленә экскурсия оештырылды.
Социаль хезмәт алучылар спектакль караудан ләззәт ала, артистларның уенын карап хозурлана алдылар.
Максаты: мәдәни ял оештыру, эмоциональ халәтне яхшырту. Экскурсиягә 30 кеше барды
.jpg)