Кояш кебек, син дә бер генә...
Үзәктә Әниләр көненә багышланган “Кояш кебек, син дә бер генә...” дигән чара оештырылды. Һәрбер өлкән кеше үзенең әнисен искә алып, әнисе турында сөйләде. Татар халкында иң кадерле әйберләр өй түрендәге сандык төбендә саклана. Ул сандыкта кадерледән-кадерле киемнәр - әни шәле, ул яратып кигән күлмәк, әни яратып бәйләгән ап-ак яулык һәм шул яулыкка төрелгән әнинең яшь вакытта төшкән иң матур фотосурәте... Һәрбер өлкән кеше әнисенең фотосын менә шулай кадерләп саклый икән. Ул көнне сандык төбеннән менә шул кадерле сурәтләр, ә күңел түреннән иң җылы истәлекләр агылды. Алар шул фотоларны кулларына алып әниләрен искә төшерделәр, әниле, рәхәт балачакларына сәяхәт ясадылар.
Менә аларның кайберләре:
“Әни...Безнең өчен кадерледән - кадерле, газизләрдән - газиз зат. Дөньядагы иң йомшак, иң җылы куллар аларныкы, шул кулларга тотынып җирдә беренче адымнарыбызны ясадык, шул кулларга таянып тормыш дигән зур юлларга чыгып киттек. Ләкин... ул куллар юк шул инде хәзер. Әниләребез белән төшләрдә генә сөйләшеп, аларның рухлары шат булсын дип догалар кылсак кына инде”,- бу сүзләрне миңа Фәния апа Рамазанова сөйли.
“Әниләр көнендә һәрберебез үзенең әнисен хөрмәтләргә тырыша, ә әнисе бакыйлыкка күчкәннәргә, нишләргә соң? Бары аларның сурәтләренә карап, элекке әниле, рәхәт вакытларны искә төшерергә һәм ямансуларга гына кала шул”-Илгиз һәм Илфат абый Гайфиевлар шулай дип уфтаналар.
Әлфия апа Закирова әнисе турында бик озаклап һәм тәмләп сөйләде: “Минем әни турында истәлекләрем бик күп, безнең әни гарәпчә укый-яза белә, намаз укый иде. Безнең авыл бик кечкенә иде, ул авылда бригадир да, колхоз председателе дә булып эшләде. Без гаиләдә алты бала идек, ул безне тәрбияләргә дә вакыт тапты: урлашмаска, ялганламаска, гел дөресен генә сөйләргә, кеше рәнҗешен алырлык гамәлләр кылмаска, “Кеше сиңа таш атса да, син аңа аш ат дип игелекле булырга өйрәтте. Әнием бик көчле кеше иде, рухи яктан да, физик яктан да. Ул 92 яшенә кадәр яшәде. Эшкә дә, яшәргә дә оста булды. Мин дә тормышта әнием өйрәткән сабакларны кулланып яшәдем, язмыш кайда гына ташласа да үз юлымны таптым һәм шуңа бүген рәхәт картлык кичерәм”-диде ул.
Ә Раил Вәлиуллин үз әнисе белән гомер кичерә, ул сәламәтлеге чикле, авыру кеше. Ә әнисе Әлифә апа улының иң зур терәге, таянычы, яшәү юлында маягы. Әлифә апа үзенең әнисен болай дип искә алды: “Минем әни гомер буе авыр эштә эшләде, мин гаиләдә бер генә кыз булгач, ул бары тик минем өчен генә яшәде, бөтен гомерен миңа багышлады, минем аңа рәхмәтемне шагыйрь Фәннүр Сафин шигыре белән әйтәсем килә:
Үз илем бар, рәхмәт әнкәй,
Үз телем бар, рәхмәт әнкәй!
Ризык биргән, гомереннән
Өзеп биргән син үк, әнкәй ...
Ләкин бөтен рәхмәтләрне ничек әйтим?-
Син юк, әнкәй...
Әйе вакыт бик яусыз шул... Әниләрнең исән вакытта кадерләрен белеп яшик!
Социаль хезмәткәре Алсу Абдуллина
Кадыбаш авылы