Чирмешәндә инвалидлар өчен бәйрәм оештырдылар

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУсе белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы оештырдылар.

Бәйрәм район мәдәният йорты бинасында узды, мөмкинлекләре чикле райондашлар өчен бәйрәм өстәлләре һәм концерт программасы әзерләнгән иде. Район җитәкчелеге исеменнән кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин сәламләде.

Чакырылучылар бик теләп җырлар тыңладылар һәм артистларга кушылып биеделәр дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International