Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Россия Геройлары көне»

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 нчы декабрьдә Арчаның  «Өмет чаткысы»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия Геройлары көне» дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды. Балаларга үзләренең туган илләре өчен гомерләрен биргән Россия геройлары турында сөйләделәр. Бу Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да, бүгенге көн геройлары да. Дәрестә балалар презентация карадылар, кайбер геройлар белән таныштылар. Тернәкләнүчеләр игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, бигрәк тә аларга соңгы еллардагы геройлар турында белү кызык булды. Дәрес ахырында, кайчы, клея һәм кәгазь ярдәмендә, балалар чын геройлар өчен медальләр ясадылар.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренә караганда, мондый дәресләрдә балаларда тарихка, үткәннәргә карата кызыксыну тәрбияләнә. Хәзер күп кенә балалар өчен герой-ул мультик персонажы, шуңа күрә бу кешеләр турында сөйләргә кирәк. Болар барысы да үз халкы, үз йорты, үз иле өчен горурлык хисе тәрбияли!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International