Инвалидлар декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре Колай авыл җирлеге буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Флера Туркунова, социаль эш буенча белгеч Әлфия Матвеева һәм социаль хезмәткәр чара үткәрделәр. Колай авыл җирлегендә дүрт социаль хезмәткәр эшли, алар 25 кешегә өйдә хезмәт күрсәтә, шуларның 8е инвалид. Хезмәт күрсәтелгән кешеләрнең тормышын тагын да яктырак һәм төрлерәк итү өчен, чараны оештыручылар катнашучыларга игътибар, яхшы кәеф һәм истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр. Аралашу чәй табыны артында, җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Алар рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр, бер-берләренең уңышларына шатландылар, яңалыклар белән уртаклаштылар.