ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа ел-барлык балалар һәм өлкәннәрнең дә көтеп алынган иң яраткан бәйрәме, аны һәр йортта түземсезлек белән көтеп алалар.

Шулай итеп, 18 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә Яр Чаллы медицина көллиятенең «Медиклар» төркеме волонтерлары 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана өчен «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкияте мотивы буенча яңа ел сәхнәсен тәкъдим иттеләр.

Тамаша вакытында төп геройлар, аларның роленә җайланган заманча җырлар җырладылар,балалар белән хәрәкәтле Яңа ел уеннары, бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар. Тамаша барышында матур биюләр тәкъдим ителде.

Артистлар, әлбәттә, дулкынландылар, әмма тамашачылар һәр персонажның чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Персонажлар, һичшиксез образга кереп, үз ролен лаеклы гамәлгә ашырдылар, безнең реабилитантларда иң рәхмәтле аудиторияне таптылар. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм зур булмаган яңа ел сюрпризлары лаек булдылар.

 

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы утырышын үткәрде.

"Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкияте мотивы буенча яңа ел сәхнәсе

 

Яңа ел-барлык балалар һәм өлкәннәрнең дә көтеп алынган иң яраткан бәйрәме, аны һәр йортта түземсезлек белән көтеп алалар.

Шулай итеп, 18 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә Яр Чаллы медицина көллиятенең «Медиклар» төркеме волонтерлары 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана өчен «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкияте мотивы буенча яңа ел сәхнәсен тәкъдим иттеләр.

Тамаша вакытында төп геройлар, аларның роленә җайланган заманча җырлар җырладылар,балалар белән хәрәкәтле Яңа ел уеннары, бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар. Тамаша барышында матур биюләр тәкъдим ителде.

Артистлар, әлбәттә, дулкынландылар, әмма тамашачылар һәр персонажның чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Персонажлар, һичшиксез образга кереп, үз ролен лаеклы гамәлгә ашырдылар, безнең реабилитантларда иң рәхмәтле аудиторияне таптылар. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм зур булмаган яңа ел сюрпризлары лаек булдылар.

 

  18 декабрьдан 30 декабрьга кадәр эшче төркем социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнарның  йорт хуҗалыкларына рейд ясачаклар.

Әгъзамова Эльвира Раисовна өлкән төркемдә тәрбияләнүче  балалар  белән «Бергәләп коррупциягә  каршы» һәм «Гаделлек законнары буенча» мәгълүмат сәгате  үткәрде.

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү кысаларында 4 нче санлы социаль участогында социаль эш буенча белгеч Резедә Абрамова 15 балигъ булмаган бала өчен  РФ Конституциясе көненә багышланган “Мин-Россия гражданины!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 16 нчы декабренда тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Һөнәрләр дөньясы турында мин нәрсә беләм? » дип исемләнгән викторина үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрдә һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру.

Дәрестә 8 кеше катнашты.

2019 елның  17 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Татарстан буенча сәяхәт” дигән  интеллектуаль уен үткәрделәр.

 

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында 11 декабрьдә Советлар Союзы герое Галимҗан Камалеевның улы Наил Камалеев, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7нче Казан гимназиясендә узган тантаналы чарада катнашты.

Әхлакый – патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, аның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге тәрбияләнүчеләре өчен 17нче декабрьдә трамвай депосына экскурсия оештырылды, анда тернәкләнүчеләр Зәңгәр вагончыкка утырып барып җиттеләр. Зәңгәр вагон тәрәзәләреннән балалар истәлекле урыннар, шәһәрнең һәм «КамАЗ» заводының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар.

Депода балалар музейда булдылар, анда «Электротранспорт» ҖЧҖнең һәр бүлекчәсе тарихы, Чаллы шәһәрендә трамвай хәрәкәте үсеше турында сөйли торган бай фотографик материал бар. Ә музей экспонаты буларак территориядә яңа шәһәр урамнары буйлап ерак 1973 елда узган беренче трамвай урнашкан.

Ә кызлар һәм малайлар өчен иң кызыгы цехларда булып, вагоннарны ничек җыю, ремонтлау,  ничек итеп юуларын карау булды. Алар экскурсовод Самаркина О.В. сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International