2019 елның 16 нчы декабренда тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Һөнәрләр дөньясы турында мин нәрсә беләм? » дип исемләнгән викторина үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрдә һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру.
Дәрестә 8 кеше катнашты.
Әлеге викторина барышында балалар уен формасында һөнәрләрнең күптөрлелеге, һөнәр алуның мөһимлеге һәм кирәклеге турында күзаллаулар алдылар.
“Хәреф-һөнәр” (бирелгән хәрефкә һөнәрләр исемен әйтергә кирәк); «Профессиональ сүзлек» (сүз төркемнәренең нинди һөнәрләргә керүен билгеләргә кирәк) уеннарын уйнадылар; әлеге темага табышмаклар чиштеләр. Шулай ук һөнәрләр турында мәкальләр искә төшерделәр һәм кроссвордлар чиштеләр.
Викторина бик мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты, балалар бик канәгать калдылар.