2019 елның 18 декабрендә "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Коррупциягә каршыбергә» һәм «Гаделлек законнары буенча» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Әлеге   чараның  максаты  тәрбияләнүчеләргә коррупциянең нәрсә  икәнлеген, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди  чаралар  күрелүен   аңлату   иде.

    Чара барышында тәрбияләнүчеләр үз фикерләрен әйттеләр.  Яшьләр коррупциягә каршы  көрәштә  ничек   ярдәм   итә ала соң  дигән сорауларга жавап эзләделәр. Бу мәсьәләгә карата балаларның  үз фикерләрен һәм позицияләрен    формалаштыру   буенча  эш   алып   барылды.

        Әңгәмә барышында коррупциянең сәбәпләрен  һәм  анны   формаларын   тикшерделәр. Коррупция очраклары  булган  һәм   шулай  ук коррупция кагылышы    булмаган   очраклар   белән   төрле  хәлләр     каралды.

    Ахырда  шундый  нәтиҗәгә килделәр: коррупциягә каршы   без  бергә    һәм бергәләп  кенә тора алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International