Зәңгәр вагончыкта экскурсия

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Әхлакый – патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, аның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге тәрбияләнүчеләре өчен 17нче декабрьдә трамвай депосына экскурсия оештырылды, анда тернәкләнүчеләр Зәңгәр вагончыкка утырып барып җиттеләр. Зәңгәр вагон тәрәзәләреннән балалар истәлекле урыннар, шәһәрнең һәм «КамАЗ» заводының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар.

Депода балалар музейда булдылар, анда «Электротранспорт» ҖЧҖнең һәр бүлекчәсе тарихы, Чаллы шәһәрендә трамвай хәрәкәте үсеше турында сөйли торган бай фотографик материал бар. Ә музей экспонаты буларак территориядә яңа шәһәр урамнары буйлап ерак 1973 елда узган беренче трамвай урнашкан.

Ә кызлар һәм малайлар өчен иң кызыгы цехларда булып, вагоннарны ничек җыю, ремонтлау,  ничек итеп юуларын карау булды. Алар экскурсовод Самаркина О.В. сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук балалар күп кенә һөнәрләр: трамвай йөртүче, кондуктор, токарь, юллар монтеры һ. б. турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International