Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы утырышын үткәрде. Максат: психоэмоциональ көчәнешне һәм борчылуларын киметү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Невербаль каршы алу», «Истәлекләр», «Оптимистлар һәм пессимистлар», «Минем күңелемнең йорты», «Бәйләүче җеп...» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын – кызларга үз фикерләрен, хис-тойгыларын, теләкләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирде: бер минутлык омтылышның һәрвакытта тормышның чын максаты булмавын аңларга, үз «теләкләре» нең мотивларын анализларга һәм алдан уйланылмаган гамәлләр нәтиҗәләрен исәпләргә, тормышның киңлеген «Эмоциональ таган»ларсыз күрергә, психоэмоциональ халәтен тигезләргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күпләр барлык күнегүләрнең дә бик файдалы булуын таныды. Алар катнашучыларга үз тормышлары турында булган көндәлек тискәре фикерләр ташкынын «тоткарларга» һәм уңай үзгәрешләр өчен «яңадан эшләргә» кирәклеге турында уйларга мөмкинлек бирде.