Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында 11 декабрьдә Советлар Союзы герое Галимҗан Камалеевның улы Наил Камалеев, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7нче Казан гимназиясендә узган тантаналы чарада катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары А.Р. Мөбәрәкшин сәламләү сүзендә мондый тематик очрашулар геройларның туганнары өчен генә түгел, үсеп килүче буын өчен дә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Очрашу Россия Герое А.В. Козин бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.