Янгын куркынычсызлыгы буенча рейдлар

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

  18 декабрьдан 30 декабрьга кадәр эшче төркем социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнарның  йорт хуҗалыкларына рейд ясачаклар.

  Тикшерү барышында комиссия иң беренче чиратта газ һәм мич җиһазларының техник торышына, техник хезмәт күрсәтү вакытына, янгын белдерү сигналлары эшләүләренә игътибар итә. Рейд вакытында ачыкланган җитешсезлекләр актларга теркәлә. Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын дөрес куллану буенча аңлату эшләре алып барылачак, аларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшыралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International