Музыка-ул тылсым, шатлык һәм илһам чыганагы. Нәкъ менә ул тормышыбызны якты хис-кичерешләр белән тулыландыра. Чыннан да, сәнгать белән аралашканда кешеләр якты хисләр кичерә.
Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында «профессиональ керемгә салым»махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент уза. Экспериментның максаты кешеләргә үзләре өчен файдалы, максималь уңайлы һәм гади, алар өчен гадәти мохиттә легаль эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирергә тиеш. Салым түләүләрен «Минем салым» мобиль кушымтасында күзәтеп торырга һәм алып барырга мөмкин.
Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында «Компьютер белеме» һәм «Садоводство» хезмәт тернәкләндерү кабинетларында атна саен дәресләр үткәрелә. Кабинетлар эшенең төп максаты-халыкның грамоталылыгын арттыру гына түгел, ә үзмәшгульлек ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшырту да, гаилә өчен өстәмә керем бирә.
Алабуганың «Доверие» үзәге белгечләре «Иҗтимагый инициатива» республика конкурсында җиңү яулаган «Тәгәрмәчләрдә «Сәламәтлек» социаль проектын тормышка ашыруга керештеләр.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары Игорь Лерман исемендәге Камера оркестры һәм аның солистларының Яңа ел алды инструменталь концертына чакыруны кабул иттеләр.
18 декабрьдә «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренең «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашасын карады.
2019 елның 13 нче декабрендә Тукай районында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды. Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бу марафонны оештыруга үз өлешен кертте.
Шәфкать туташы Шилова Ольга җитәкчелегендә Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «бәхетле тормыш рецепты» дип исемләнгән санбюллетень - «шпаргалка» чыгардылар. Ольга Александровна сәламәт яшәү рәвешенең дөрес гадәтләре турында сөйләде, аннан соң боларның барысын да бергәләп кәгазьгә «Сәламәтлек почмагы»на күчерделәр.
2019 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә старт биреләчәк.
Безнең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да әлеге тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә әзерләнәләр.
Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Әтнә дәүләт драма театры. Г.Тукай "Куыклар дөньясы"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте.