"Яңа ел уенчыгы". Түбән Каманың "Веста" үзәге

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

 

Яңа ел - барыбызның да яраткан бәйрәме. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гүзәл Галиуллина "Балкыш" социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында "Яңа ел уенчыгы" дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларның иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру, бәйрәм, тылсым, Яңа ел атмосферасы тудыру. 

Хәзерге дөньяда кибет киштәләрендә Яңа елга күп төрле, матур һәм якты товарлар сатыла. Әмма приют балалары Яңа ел чыршысын бизәү өчен үз куллары белән чыршы уенчыклары ясарга булдылар. Балалар бик теләп иҗат атмосферасына чумдылар: кемдер йолдызчык рәвешендәге уенчык ясады, кемдер түгәрәк рәвешендә шар ясады, ә кемнеңдер кечкенә генә чыршы рәвешендәге уенчык килеп чыкты.  Уенчыклар ясалып беткәч, балалар аларны бүлмәдәге чыршыга элделәр.

Балалар иҗади процесстан бик күп шатлыклы хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International