Яңа ел-бөтен гаилә өчен иң көтеп алынган шатлыклы бәйрәм. Ул үзе белән шатлыклы кәеф, күңел күтәренкелеге алып килә, киләчәккә өмет һәм ышаныч уята.
24 - 25 декабрь көнне "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Яңа ел чыршысы янында Кышкы әкият"дип исемләнгән социаль-анимацион чара үткәрелде.
Чараның төп максаты һәм бурычлары булачак бәйрәмгә карата кызыксыну формалаштыру, яңа ел кәефе тудыру, балаларны музыка, бию, шигырь номерларын сәнгатле итеп башкарырга өйрәтү булды.
Бәйрәмгә традицион персонажлар "кунакка" килделәр. Балаларның чакыруларына музыка астында искиткеч матур киемнәрдә Кыш Бабай һәм сылу Кар кызы керде. Гүзәл Чыршы утларын кабызды һәм искиткеч Яңа ел бәйрәме башланды.
Балалар һәм әкият геройлары Чыршының төрле төсле утлары астында күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, күңелле уеннарда катнаштылар - барысы да, хәтта өлкәннәр дә, үзләрен мохҗиза илендә итеп хис иттеләр.
Бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны Яңа ел белән котладылар һәм чәй өстәле артына чакырдылар.