Быел Зәй бала тудыру йортында 149 сабый дөньяга килгән.Яңа гына туган сабыйларга яңа ел бүләге тапшырылды.
23 декабрьдә бала тудыру йортында Артемий һәм Малик исемле балалар дөньяга килде. Бәхетле Әниләр инде чыгарылышка әзерләнәләр. Аларга Яңа елга "Радость"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Бүләкләр гади генә түгел, ә "Үзем эшли алам"проекты кысаларында кулдан әзерләнгән.
Яңа туган балалар янына Кыш бабай белән Кар кызы махсус киемнәрдә керде. Алар яшь әниләргә сабыйлар өчен кирәкле әйберләрдән торган кечкенә генә бүләк тапшырдылар.Әниләр шундый көтелмәгән игътибардан бик канәгать калдылар.