Чепья мәктәбендә кунакта

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яңа ел килеп җитәргә дә күп  калмады. Агымдагы елның 25 нче декабрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Биредә аларны мәктәп директоры Нурмиев Сайдаш Тәлгат улы мәктәп белән таныштырды, ә соңыннан мөмкинлеге чикле кешеләргә укучылар әзерләгән Яңа ел тамашасында катнашу мөмкинлеге дә булды. Балаларның шатлыклы тавышлары, мавыктыргыч күңелле уеннары, аларны яшьлек елларына алып керде.

Бергәлектә узган әлеге чаралар укучыларга да, мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә якыннан аралашырга, дуслашырга, тормыш тәҗрибәсен тупларга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International