Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Яңа ел – һәрвакыт могҗиза, тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар көтү. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барлык балалар да Кыш Бабайдан бүләк сорап хат язалар. Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 27 бала кышкы тылсымчыга үз теләкләрен яздылар. Барлык хатлар да «Лента» сәүдә комплексында яңа ел чыршысында урнаштырылган иде. Сәүдә комплексына килүчеләр Кыш бабай ролендә балаларның теләкләрен үтәделәр, аларга тимераяк, чаналар, курчаклар, робот, радио белән идарә ителә торган машина, һәм, гоммән, нәниләр үз хатларында сораган барлык әйберләрне да бүләк иттеләр.
Залда утыручыларга үзәк хезмәткәрләре башкарган тамаша да ошады. Балалар янына кунака киләсе елның символлары – тычканнар, песи Леопольд, эт Барбос, Кар Кызы һәм Кыш бабай килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел җырлары җырладылар.
Вакыт бик күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте. Әти-әниләр һәм балалар персонажларга кызыклы тамаша өчен, ә Кыш Бабайга Яңа Ел теләкләрен тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.