Кама Тамагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Яңа ел шыгыры, яки яңа ел белән!»

2019 елның 28 декабре, шимбә

2019 елның 28 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән Яңа ел тамашасы үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты эмоциональ – уңай климат, шатлыклы кәеф булдыру.

Балалар өчен яңа ел бәйрәме - ул күңел ачу чарасы гына түгел. Кагыйдә буларак, Яңа елны оештыру артында җитди максатлар тора, шуңа күрә яңа ел бәйрәмен онытылмаслык һәм кызыклы итеп оештырасы килә. Балалар бәйрәмгә бик матур, күңелле тамашага җыелдылар. Аларның өметләре акланды. Балалар бик күңелле уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, Кыш Бабай, Кар Кызы белән әйлән-бәйлән йөрделәр, 2020 ел символы тычкан белән биеделәр.

Яңа ел алды могҗизасына ышанган балаларның бәхетле йөзләрен күрү бик күңелле булды.

«Бердәм Россия» партиясеннән Яңа ел бүләкләре рәвешендәге иганәчелек ярдәме белән бәйрәм күңелле һәм матур узды.

 

Мәкалә авторы: Венера Хәсәнова

Фото: Резидә Бикташева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International