Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәткәрләр белән йомгаклау җыелышы булып узды. Җыелышта куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, антитеррор буенча инструктаж үткәрделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр һәм узып баручы елга йомгак ясадылар, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр