Мамадыш шәһәренең «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.

2019 елның 28 декабре, шимбә

   Күңелне җылытып» акциясе кысаларында 27 нче декабрь көнне, төп кышкы бәйрәм алдыннан, Мамадыш шәһәренең «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз педагоглары белән Мамадышның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кышкы әкият»дигән концерт программасы белән булып киттеләр.     

   Максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү. Балалар әлеге чарага җаваплылык хисе белән килделәр, тыңлаучыга үз йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Җырлар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

    Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларны киләчәктә карау теләге чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булу матур традициягә әйләнде.

    Балалар һәрвакыт әби-бабайларга килеп, аларның тормышын бераз гына булса да шатлыклы һәм төрлерәк итәргә бик шат.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International