Яңа ел тамашасы

2019 елның 28 декабре, шимбә

Балалар Яңа Ел бәйрәмнәренең килүен түземсезлек белән көттеләр, Кыш Бабайга үз теләкләре белән хатлар юлладылар. Һәм менә, ниһаять, бу искиткеч мизгел җитте. Яңа ел алдыннан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды. Балаларга бәйрәмгә бик күп кунаклар килде: Аксубай муниципаль районы башлыгы К.К. Гилманов, И.В. Курапов җитәкчелегендәге «Игелекле эш» активистлары,  Әлмәт шәһәре волонтерлары, «Балаларга шатлык бүләк ит» волонтерлык акциясе белән «Лента» сәүдә йорты. Бәйрәмдә балалар әкият дөньясына, көтелмәгән маҗаралар, Яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән, биюләр, уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Ә иң мөһиме балаларның изге теләкләре һәм хыяллары тормышка ашты. Кунак-волонтерлар ярдәме белән «Кыш Бабайга хат» акциясе кысаларында хатларда җибәрелгән балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм елмаюлар, көлке һәм күтәренке кәеф белән тулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International